Владислав Васильевич Мандрейкин быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Җәмгыять

Владислав Васильевич Мандрейкин быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әй бу вакытның тиз үтүен генә күр әле син.

Күз ачып йомганчы инде 45 ел вакыт үтеп тә киткән. Ә соңгы мәртәбә без аның белән моннан төгәл ун ел элек очрашып иркенләп, үткәннәрне хәтердә яңартып сөйләшеп утырган идек. Тик ул вакытта Владислав Васильевич Мандрейкин тыйнаклык күрсәтеп үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан мәкалә бирүемә каршы төште. “Менә 70 яшь тулгач берәр нәрсә язарсың”, - дигәч, эчемнән генә мондый мөмкинлекләр инде бүтән кабатланмас, икебез дә лаеклы ялда булырбыз, дип уйлап сүзенә каршы килмәгән идем. Инде менә, Аллаһы икебезгә дә гомерне биргәч, амәнәтемне үтәү ниятеннән без кабат очрашырга килештек. Тумыштан ук шундый тыйнак, ачык йөзле, ярдәмчел белгеч инде ул. Мөгаен шушы күркәм сыйфатлары өчен без аның белән районга эшкә кайткан беренче көннәрдән үк дуслашып киткәнбездер. Гаиләләребез белән туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергәләп каршылый идек. Әле дә “килешеп бетмәс, кеше ни сөйләр, җитәкчеләр ошатырмы икән дип”,- дип икеләнеп маташса да, бу юлы инде үз сүземдә нык торып барыбер бер кабат аның үткән гомер дәфтәрен беркадәр актарып карарга булдык ... Ул Норлат районында ишле укытучылар гаиләсендә үскән. Абый-апаларыннан үзгә буларак кечкенәдән үк үзенә, озак еллар дәвамында хәрби госпиталь җитәкчесе вазыйфаларын яратып башкарган әтисенең абыйсы һөнәрен үз итеп гомерлеккә хирург булырга хыялланган, бу авыр һәм гаять катлаулы белгечлекне сайлаган. Аннары мәктәптә әнисе Зоя Федоровнаның гомере буена диярлек биология, анатомия фәннәреннән белем бирүенең дә йогынтысы тими калмагандыр. Егет урта мәктәпне тәмамлагач турыдан туры Казан медицина институтының хирургия факультетына укырга керә. Күпләр кебек ул да укуын тәмамлагач туган ягына кайтып, үз халкына хезмәт күрсәтү хакында хыяллана. Әмма ректор бүлмәсендә яшь белгечләрне эш урыннарына билгеләгәндә, районыбызның, озак еллар дәвамында баш табиб булып эшләгән, республика күләмендә абруйлы җитәкче Фарук Мифтахов комиссиядән Владислав Мандрейкинны үз районыбызга җибәрүләрен сорый. Шулай итеп аны 1976 елда безгә эшкә билгелиләр. Берничә ел дәвамында алныялны белмичә хирург хезмәтен башкарып шактый катлаулы операцияләрне мөстәкыйль рәвештә уңышлы төстә үтәвен күргәч, Фарук Салах улы аны үзенең урынбасары итеп күчерә. Ул елларда озак вакытлар дәвамында аңа хәтта анестезиолог хезмәтеннән башка шактый катлаулы операцияләр ясарга туры килә. Казан шәһәренә аеруча авыр хәлдәге авыруларны гына җибәрәләр. Район үзәгендә генә түгел, Корноухово, Котлы Бөкәш участок хастаханәләрендә дә операцияләрдә бик еш катнашырга туры килә аңа. Һәр көнне диярлек шундый киеренкелектә ун елдан артык эшләгәч аңа районга министрлык тарафыннан җибәрелгән яңа рентген аппаратын үзләштерү бурычын йөклиләр. Тормыш бер урында гына тормый бит, 1992 елда аңа кабат инде тагын да катлаулырак, заманча диагностика аппараты белән эшләүне ышанып тапшыралар. Җитәкчеләр тарафыннан аңа нинди генә авыр, җаваплы тармакларны ышанып тапшырмасыннар, ул барысын да күңелен биреп, тырышлыкларын куеп үти, аларның олы ышанычларын аклап килә. Аның шулай булуын хезмәт юлында кыска гына вакыт эчендә югары категорияле хирург дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм барыннан да бигрәк «Россия Федерациясенең саләмәтлек саклау отличнигы» исеме белән бүләкләнүе дә ачык раслый. Вячеслав Мандрейкин 35 елдан артык инде үзәк хастаханәнең профсоюз комитетын җитәкли. Биредә аның кайбер хезмәттәшләрен яклап суд юлларын таптавы, районның җаваплы, дәрәҗәле хезмәткәрләр бүлмәсе ишеген ачып кереп, кире каккысыз дәлилләр китереп йөрүләрен һич кенә дә онытырлык түгел. Чөнки профсоюз оешмасы җитәкчесе буларак беренче елларымда үземә дә күп мәртәбәләр аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Күп еллык хезмәт юлымда нинди генә һөнәр ияләре белән аралашмадым. Әмма башкалардан аермалы буларак Владислав Васильевичның ишеге һәркемгә ачык, йөзе якты булды. Шуңа аннан авыл кешеләре бервакытта да өзелеп тормый. Ул һәркемне күптәнге якын кешесен каршылагандай ачык йөз белән каршы ала. Күптән түгел генә янында утырганда, ерак авылдан килгән өлкән яшьтәге абзыйның, кайчандыр катлаулы операция ясавы өчен аңа чын күңелләреннән рәхмәт белдерүе хакында үземә дә ишетергә туры килде. Кыскасы, халкыбыз аны ярата, хөрмәт итә. Әле бүген дә райондашларыбыз киңәшләшергә дип бик теләп, якын итеп киләләр аның янына. Без барыбыз да шуны яхшы беләбез, кайчандыр берәрсенең хәтерен калдырсаң, ул инде бервакытта да синең яныңа әйләнеп тә карамаячак, бик кирәк вакытында да ул сине читләтеп үтү ягын караячак. Ә менә яшьлек дустым Вячеслав Мандрейкин андыйлардан түгел. Бүген бик күпләр нәкъ менә андыйлар турында, биргән антына тугрылыклы калган шәхес, дип бик дөрес әйтә.


Нет комментариев