Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган указда Төркиягә карата махсус икътисадый чаралар күреләчәге хакында әйтелә.
Аерым алганда, сүз түбәндәге үзгәрешләр турында бара:
- Төркия оешмаларына Россия территориясендә эшчәнлеген алып баруны тыю яки чикләү. Әлеге оешмалар күрсәтә торган хезмәт яки товарларны Хөкүмәт билгели;
- 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия гражданнарын эшкә алу тыела (2015 елның 31 декабренә кадәр төзелгән килешүләр үз көчендә кала);
- Төркиядә җитештерелгән товарларны тыю яки чикләү. Исемлек шулай ук Хөкүмәт тарафыннан билгеләнәчәк (шәхси кулланылыш өчен Россиягә кертелгән товарларга чикләү юк);
- Төркия авиакомпанияләренә карата контрольне көчәйтү. Туроператорларга путевкалар сатуны туктату турында фәрман бирелгән;
- 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белән визасыз режим үз көчен югалтачак;
- Азов-Кара диңгез бассейны портлары акваториясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү.
Якын көннәрдә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев әлеге Указ белән бәйле төгәл икътисадый чикләүләр турындагы документка кул куячак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51482
Фото: http://blogs.spectator.co.uk/files/2012/07/1781.jpg
Нет комментариев