Ватанның тугрыклы уллары
Җәмгыять

Ватанның тугрыклы уллары

 Безнең районнан Әфганстан җирендә 95 кеше хәрби бурычын үтиләр. Тик аларның барысына да туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый шул. Дүрт якташыбыз чит җирләрдә һәлак булалар. Алар турындагы хәтер, якты истәлекләр балыкбистәлеләр күңелендә  җуелмас урын алган.

Күгәрчен авылында туып-үскән Равил Гыйниятуллин армиягә кадәр күмәк хуҗалыкта эшли. 1979 елны хәрби хезмәткә чакырыла һәм 1980 елның май аеннан Әфганстанда гранотометтан атучы булып хезмәт итә. 1981 елның 26 нчы июнендә Равил хезмәт иткән хәрби берәмлек сугыш алып бара. Бронетранспортерда пулеметчы һәлак булгач аны алыштыра, үзе дә өч тапкыр яралана.  Аның үлеме турындагы хәбәрдә: ”Сезнең улыгыз хәрби бурычны үтәгәндә геройларча һәлак булды“,- дигән сүзләр язылган.

Сәлим Җамалиев 1962 нче елны Чаллыбаш авылында дөньяга килә. “Шомбыт” совхозында хезмәт куя. 1980 нче елның 20 нче октябрендә армия сафларына чакырыла. 1981 нче елның май аеннан радиотелефончы булып әлеге илдә хезмәтен дәвам итә. Берничә тапкыр хәрби операцияләрдә катнаша, алар барышында батальон җитәкчелеге белән сугышчылар арасында өзлексез элемтә урнаштырып тора. 1982 нче елның 9 нчы февралендә янгынны сүндергәндә алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Рамил Ибәтов 1966 елның 15 нче матында  Иске Арыш авылында туа. “Гигант” колхозында эшли. 1984 елның апрель аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Шул елның сентябрь аеннан машина йөртүче  буларак Әфганстанга интернациональ бурычны үтәргә керә. Ул хезмәт иткән автомобиль ротасы сугышчан подразделениеләргә кирәк йөкләрне ташуда катнаша. 1985 елның 12 нче февралендә чираттагы рейста аларның колоннасы утка тотыла, машинасына граната эләгеп авыр яралана, һәлак була.

Илфат Хәбриев 1969 елны Үрнәк авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң “Шомбыт” совхозында тракторчы булып эшли. 1987 нче елның 15 нче маенда Балык Бистәсе хәрби комиссариаты чакыруы буенча армия сафларына китә һәм ноябрь аеннан хезмәтен Әфганстан җирендә  механик-йөртүче буларак дәвам итә.  1989 нчы елның 6 нчы гыйнварында заставага кайту юлында мөдҗәһитләр тарафыннан утка тотыла. Башы яралана һәм машинасы (тягач) белән упкынга төшә.

Хәрби антларына тугры калган әлеге егетләр Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннәре өчен «Кызыл Йолдыз» орденына лаек булалар. Ни кызганыч, әлеге бүләк аларга бик соңлап, үлгәннән соң гына килеп ирешә. Аларның якты истәлеген саклау - безнең бурыч ул!


Нет комментариев