Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды

«Аҗаган»да иң көчлеләр

23 февраль көнне районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды.
Анда алты команда катнашты. «Аҗаган» уены 7 этапта узды: команданың презентациясе, азимут белән файдаланып яшеренгән әйберне эзләү, морза әлифбасы белән бирелгән хәбәрне уку, чаналар тарту, җыр смотры.
Уенның бурычлары белән барлык командалар да "бик яхшы" билгесенә лаек булды. Катнашучылар үзләрен җитез, көчле, кыю гына түгел, ә тату, бердәм команда буларак та таныттылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Бердәм Россия» командасы яулады, икенче урынны район мәдәният йорты командасы, өченче урынны агротехника техникумы командасы алды.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. «Бердәм Россия» командасы капитаны, район Советында фракция җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова, ярышларда тапшырылган призлар Донбасс халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү өчен юнәлдереләчәк, дип билгеләп үтте. Шулай ук әлеге акциягә депутатлар фракциясенең калган әгъзалары һәм район активы да кушылды.


Нет комментариев