Зинаида Фатхуллина- Олы Кульга мәктәбе директоры:
-Иң куандырганы елны тотрыклылыкта тәмамладык. Гомуми күрсәткечләр буенча алдагы елларда яуланган үрләрдән чигенмәдек, коллегаларыбыз арасындагы рейтингның өченче баскычында калдык. Өч укучыбыз район олимпиадаларында призерлар булдылар.Бер укучыбыз коррупциягә каршы көрәш темасына үткәрелгән республика конкурсында беренче урынны яулады. Яңа елда да яңа уңышлар белән сөенергә язса иде. Һәрберебезгә исәнлек, иминлек, җан тынычлыгы телим
Нет комментариев