Өчлегә укыганыңа төкерәм мин, дип яза инглиз теле укытучысы.
Красноярск өлкәсендәге Канск шәһәрендә җәнҗал чыккан. 30 яшьлек инглиз теле укытучысы 15 яшьлек 9 сыйныф укучысы кияүгә чыгарга җыена. Бу турыда Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында сөйләштеләр.
Укытучының хисле хатларын җәмәгатьчелек белеп алган. «Иреннәреңнән чынлап үбәсем, колакларыңны телем белән назлыйсым килә. Күлмәгеңне салдырып, күкрәгеңә орынасым килә. Йоклый алмыйм, ашый алмый, яши алмыйм. Күз алдымда гына торасың. Мондый хәлне беренче тапкыр кичерәм. Өчлегә укучы булуыңа төкерәм мин. Синең белән булыр өчен, эштән дә кайтып китә алмыйм», — дип язган укытучы үзенең укучысына.
22 сентябрь кичендә укытучы «Я сегодня ночевал с женщиной любимою» җырын социаль челтәрдә укучысына җибәрә. Мәхәббәт аңлатып хат яза. Шуннан соң үсмер малай бу хатны иптәш кызларына җибәрә. Кызларның берсе исә директорга хәбәр итә. Инглиз теле укытучысы 15 яшьлек малайга сексуаль яктан бәйләнә дип сөйли.
Директорга хәбәр итүче кызларының инглиз теле укытучысы белән конфликтта булуы да билгеле. Мөгаен, шуңа күрә дә кызлар җитәкчегә хәбәр иткәндер.
Хат социаль челтәрләргә таралган. Укытучыны эштән куганнар. Аны азгынлыкта, педофилиядә гаеплиләр. Ә укытучы гашыйк булдым ди.
«Минем чыннан да аның белән буласым килә. Хәзер түгел. Аңа 18 яшь тулгач. Укучым, мин синең кулыңны тотасым килә, без синең белән ЗАГСка барырбыз», — ди укытучы.
«Прямой эфир» тапшыруында укытучы сөйләгәнчә, укучы дәрестә аңа карап торган, күзләрен уйнаткан. Ул «миңа хатын-кызбуларак» игътибар итте, дип сөйли ул.
Укытучы балага кагылырга ярамаганын, моның өчен җинаять җаваплылыгы булуын да белә. «Безнең арада физик контакт булмады», — дип раслый.
Хәзер укытучысы эшсез. Укытучыга укучысы яши торган йортка якын килү тыелган. Әти-әнисе исә баладан телефонын да, компьютерын да тартып алган.
Укытучының элекке ире азгын хатыннан үз балаларын да алып китмәкче була. Элекке ире сүзе буенча, ул яшүсмерләр белән мондый эшне беренче генә эшләми икән инде.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/utyz-yashlek-ukytuchy-unbish-yashlek-ukuchysyna-kiya-g-yena/
Нет комментариев