Урамга 11 сыер башы ташлаганнар
Җәмгыять

Урамга 11 сыер башы ташлаганнар

Башкалабызның Галимҗан Баруди урамында иртәнге якта берәү 11 сыер башына юлыга.

Әлеге урынга тиз арада полиция килеп җитә. Аларга биредә ташланган бала коляскасы турында хәбәр кергән була. Әмма коляскада куркыныч нәрсә табылмый, ә менә тирә-якта сыер башлары аунап ята.

Ерак түгел ташландык киоскта ниндидер бәйрәм уздыручы кешеләр монда бизнесменнарны гаепли, янәсе аларга утильләштерүгә караганда, калдыкларны урамга ташлау уңайлырак.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/14429


11 сыер башы

Нет комментариев