Уракта иң югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга беренче премияләр тапшырылды
Җәмгыять

Уракта иң югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга беренче премияләр тапшырылды

Уракта иң югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга беренче премияләр тапшырылды

Югары егәрлекле комбайн экипажлары арасында “Солтан “ хуҗалыгыннан Рөстәм Мингалиев белән Морат Нуретдинов (Клаас Тукано 430 комбайннарында) беренче, икенче урыннарны бүлештеләр. Өченче урынга “ВЗП Балык Бистәсе”нән Булат Ханов (МЕГА-370) чыкты.

Уртача егәрлекле комбайннар арасында беренче урынны “Кама-Агро”хуҗалыгыннан Сәмигулла Нәбиуллин (КЭС-812) алды. “Азык-төлек корпорациясе”нән Фәнис Мөхәммәтрәхимов (Акрос-550)-икенче, Галәветдинов хуҗалыгыннан Илнур Мөхәммәдиев (Нью Холланд) өченче булдылар.

Игеннәрне ектыруда эшләүчеләр арасында да “Солтан“ хуҗалыгы уңганы Минсур Зәйнуллин (МакДон) беренче премиягә лаек булды. “Кама-Агро”дан Николай Толстов (МакДон) икенче урынга чыкты.


Нет комментариев