Киләсе елдан Татарстан шәһәр һәм районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында яңа хоккей тартмачыклары да пәйда булачак. Кышын да, җәен дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган ул мәйданчыклар, беренче чиратта, зур бозы булмаган районнарда төзеләчәк.
Программаны финанслауга быелгы күләмдә (424 млн сум) акча каралган. Әмма Татарстан Президенты тәкъдиме белән бу проектка яңалык кертелә. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов хәбәр иткәнчә, универсаль спорт мәйданчыкларыннан тыш, шәһәр һәм районнарда универсаль хоккей тартмачыклары һәм чаңгы базалары да төзеләчәк.
2017 елда 20 хоккей тартмачыгы сафка бастырылачак: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Ютазы районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә. Болар, Казан һәм Чаллыдан кала, нигездә, бүгенге көндә Боз сарайлары булмаган районнар.
Республикада бүген өсте ябулы зур бозы булмаган 18 район калган. Алмаз Миңголов сүзләренчә, якын арада аларда андый зур төзелешләр планлаштырылмый да. Чөнки ул районнарда хоккей ише спорт төрләре алга китмәгән, дигән аңлатма бирәләр министрлыкта. Бу уңайдан Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев нәкъ менә тиешле шартлар тудырылмау, ел дәвамында спортчыларны әзерләү мөмкинлеге бирүче Боз сараеның юклыгы хоккей, фигуралы шуу кебек спорт төрләрен халык арасында танытуга һәм көчле командалар үстерүгә киртә булып торуын искәртә.
Шуңа күрә дә универсаль хоккей тартмачыклары вәзгыятьне үзгәртүгә өлеш кертер дип көтелә. Ләкин болар гадәти генә хоккей тартмачыклары түгел, аларның уен кырына резина түшәләчәк. Бу - аларны кышын да, җәен дә файдаланырга мөмкинлек тудырачак.
Чыганак: ipad.intertat.ru
Нет комментариев