Умарта балын  кем ала ?
Җәмгыять

Умарта балын кем ала ?

Балык Бистәсе районының берничә авылында шәхси умарталыклардан  баллар юкка чыга башлаган.Бу хакта Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге хәбәр итте.

  Язын аны дүрт аяклы аюлар ташып ашаса, җәй уртасында «ике аяклы аюлар» пәйдә булган бугай.

Район буенча берничә урлашу билгеле булса да,  эчке эшләр бүлегенә әлеге җинаять эше буенча бары ике генә  гариза  кабул ителгән. Башкалар әллә артык тавышланып йөрисе килмәгәнлектән, әллә инде куркып бу хәлләргә күз йомып калганнар.

Ә бит борынгылар әйтмешли, йомшак агачны корт баса дип, дәшми калу дөреслеккә туры килми. Чөнки бердәм булып көрәшсәк кенә без бу угрылыкка, тәртипсезлеккә  нокта куя алабыз, дип белгерттеләр эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Шул уңайдан, Балык Бистәсенең эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге алдан саклану чаралары күрергә тәкъдим итә.

Әйтик, фото-видео алдавычлар, видеокамералар куйдыртырга мөмкин.

Сакланганны Ходай саклар дип, алдан хәстәрен күрсәгез, бәлагә дучар булмый калырсыз.

 

Хәбәрләрне Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА язып алды.

фотоblogtani.ru


Нет комментариев