Уф, арыдым.
Җәмгыять

Уф, арыдым.

Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Хроник арыганлыктан нәрсә кулланып карарга була соң?

1 стакан әстерхан чикләвегенә угычта уылган 1 лимон һәм 1 стакан бал салып болгатабыз да шуны көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабып куябыз.
✌Виноград та булыша. Ашарга ярты сәгать кала бер уч виноград ашагыз яки шуның согын эчегез.
✌1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы ромашка салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, 10-15 минут сүлпән утта тотабыз да, суынгач, сөзеп алабыз. Катнашмага 1 аш кашыгы бал салып, йокларга 40 минут кала эчәбез.
✌2 аш кашыгы ваклап туралган нарат ылысына 300 мл су салып, кайнатып чыгарабыз. Сүлпән утта 20 минут тотып, сөзеп алабыз һәм 3 аш кашыгы бал кушып, ашарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы эчәбез.

фотоninetrends.ru

http://tulachi.ru/news/yazmalar/uf-arydym


Нет комментариев