Уеннан уймак - бер яшьлек баланың башы кысылып калган
Җәмгыять

Уеннан уймак - бер яшьлек баланың башы кысылып калган

Пластик утыргыч белән уйнаганда 1 яшьлек кыз баланың башы кысылып кала, кыз башын кире чыгара алмый изалана. Әти-әнисе баланы үзаллы әсирлектән коткарырга тырыша, әмма файдасыз.

 Иглин районының Алаторка авылында пластик утыргыч белән уйнаганда 1 яшьлек кыз баланың башы кысылып кала, кыз башын кире чыгара алмый изалана. Әти-әнисе баланы үзаллы әсирлектән коткарырга тырыша, әмма файдасыз.

Арытаба сабыйның әти-әнисе  республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәтенә илтәләр. Коткаручылар махсус кораллар белән  пластик утыргычны кискәлиләр һәм кыз баланың башын азат итәләр. Балага медицина ярдәме таләп ителми.

Нарасыйларыбызны күздән яздырмыйк!

 

 фотоobruchevskiymedia.ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/uennan-uymak-ber-yashlek-balany-bashy-kysylyp-kalgan


Нет комментариев