Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Участковый - күпкырлы хезмәткәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең участок уполномоченныйлары хезмәте белән 2022 елдан хокук саклау органнары системасында зур эш тәҗрибәсе булган Руслан Хаматвәлиев җитәкчелек итә.

Бүген бу бүлектә ун участок уполномоченное хезмәт куя.

Полиция бүлегендә бу иң зур бүлекчә. Коллективыбыз бердәм, һәркем үз эшен яхшы белә һәм куелган бурычны уңышлы үти. Участковый булып ике хатын-кыз да эшли. Барыбыз да урта яшьтәге хезмәткәрләр. Алар бөтенесе дә машиналар белән тәэмин ителгән.

Һәр хезмәтнең үз нечкәлекләре бар, төрле контингент белән эшлибез. Кайвакыт психолог та, гаилә консультанты да булырга туры килә, - ди ул.

Әлеге бүлекнең алдынгы хезмәткәрләренең берсе -Айрат Вәгыйзов. Участок уполномоченные булып чагыштырмача кыска гына вакыт эшләү дәверендә ул үзен җаваплы, белемле хезмәткәр итеп күрсәтте. Лаеклы һәм намуслы хезмәте өчен Айрат Вәгыйзовка  узган ел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа «Нива» машинасына ачкыч тапшыра.

Айрат Вәгыйзов хокук саклау органнарына эшкә очраклы гына килмәгән. Иң элек ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында юридик белем алган.

- Практиканы безнең эчке эшләр бүлеге базасында уздым, - дип сөйли башлады ул булачак һөнәренең беренче күнекмәләрен алу турында.

Таңсылу Минһаҗева

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса