Тынма син, гомер җырым
Җәмгыять

Тынма син, гомер җырым

Әнкәй, ашың пешәме, Пешәме, түгеләме? Газиз балаң китеп бара, Үзәгең өзеләме?

Өзелү генә түгел, йөзгә, меңгә телгәләнгәндер Миннебикә апаның үзәкләре. Ундүрт яшьлек бердәнбер малаен кочып тол калып, газизе өчен әти дә, әни дә булган, инде менә бүген буй җиткән шул бердәнберен армия сафларына озатучы ананың ничек үзәкләре өзелмәсен дә, ничек күңел тулмасын ди инде! Баласы өчен бер көенсә, абзар тулы мал-туарга ике кыш чыгарлык икмәк,  печәнен әзерли алырмынмы, дип тагын бер көенеп куя әни кеше. Кечкенәдән чыныгып, ир-ат эшен эшләп үскән, комбайн ярдәмчесе булып та эшләргә өлгергән, атлар көтүен дә көткән улының армиягә китәсе килү теләгенә каршы килми ана. Юкса, хезмәтне кичектереп тору мөмкинлеге дә була булуын. “Әни, иртәрәк китсәм, иртәрәк әйләнеп тә кайтырмын!”- дип бер генә тапкыр кистереп әйтеп куя малае.

        1977 нче елның 24 нче апрелендә, унсигезе тулып ике көн үтте дигәндә, Совет Армиясенә алына Корноухово авылы егете Кәримов Рәшит Зәйнулла улы. Аннан Германия - Альтенграбов, Стендаль. Рәсәй дә түгел бит, бөтенләй чит-ят җир!

       “Кыен булмадымы шулай еракларга китүе?” – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. “Юк, бер дә кыен булмады!” – дип җаваплый ул. “Польша, Белоруссия, Германия кебек илләрне, Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрен, Урал тауларын кайчан күрер идем әле шушы армия булмаса?! Авыл малайлары бит без! Дөнья күргән кеше түгел!” – дип тә өстәп куя, шул елларны хәтерендә яңартып.

       Килешәм! Армия бит ул тормыш мәктәбе генә түгел, яңа дуслар, яңа дөнья, яңа тәртипләр... Барысына да тиз ияләшә Рәшит Зәйнулла улы. Авыл егетенең Германиядә хыялы да чынга аша. Әлеге хыял аның күңел түрендә балачакта “Дүрт танкист һәм эт” фильмын карап үскәч бөреләнә башлый. Еллар узган  саен хыял көчәя генә. Хыялның да ниндие бит әле – танкист булып, танк иярләү. Әлеге техниканы шул фильмнардан гына күреп белгән авыл баласы өчен мәңге чынга ашмаслык хыял булып тоела ул. Ә тормыш дигәне үзенчә хәл итә дә куя. Авыл чирәмнәрендә аунап үскән егеткә герман  җирендә тимер танк иярләргә туры килә.

       Бер ел хезмәт иткәннән соң, бер төркем егетне Германиядән көзге уңышны җыярга булышыр өчен Омск шәһәренә алып кайталар. Җыеп бетерү белән, янәдән герман җирлегенә алып китәләр. Унсигез тәүлеккә сузылган юл, яңа илләр, яңа шәһәрләр... Барысын да күңел дәфтәренә теркәп, сеңдереп бара Рәшит Кәримов. Кайчан да булса “хәтер сандыгын” ачып, андагы хис-кичерешләрен балалары, оныклары белән уртаклашачагын яхшы белә ул.

      1979 нчы елның 24 нче апрелендә чибәр егет булып, туган ялкарына әйләнеп кайта ул. Күп кызларның йөрәген яндырган егетнең күзе әле бер ел элек кенә авылларына шәфкать туташы булып эшкә килгән чибәр кызга төшә. Тимерне дә кызуында суга егет. 1980 нче елның февралендә сөйгәне Илсөяргә тәкъдим ясап, өйләнеп тә куя. Гомеренең күп өлешен тракторист һөнәренә багышлый.

      42 ел гомер үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән узган да киткән. Мәхәббәт җимешләре булып бер кыз һәм бер малай дөньяга килә, инде хәзер буй җиткән оныклар да әкренләп армия яшенә якынлаша.

       Ә күңеле белән, ни дисәң дә, һаман яшь әле Рәшит Зәйнулла улы. Кулына тульский гармунын алып, сыздырып җибәрсә, рәхәтләнеп бер җыр сузмыйча калмый. Кайдадыр еракта, яшьлек урамнарында калган яшьлек җырларын. Ул җырда балачак елларының гамьсез матурлыгы да, яшьлекне сагыну хисе дә– барысы да бер моңга әверелеп, йөрәкләргә үтеп керә. Әңгәмәдәшемнең гомер җыры әле тагын бик күп еллар өзелмәсен, күңелләрне иркәләсен, якыннарына шатлык өләшеп яшәсен иде дигән теләктә калам.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

 


Нет комментариев