Туйда кияү "Ун бала алып кайтачакбыз" дип ычкындыра
Җәмгыять

Туйда кияү "Ун бала алып кайтачакбыз" дип ычкындыра

Мөслим районы егете Феликс Кинарский туйда кадерле кияү булып утырганда: "Светлана белән ун бала алып кайтачакбыз", - дип ычкындыра. Әйткән сүз - аткан ук, Ходайның "амин" дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Унга җиткерергә дә күп калмаган инде. Кинарскийлар гаиләсендә җиде бала үсә. Светлана белән Феликс­ның өйләнешкәннәренә - 19 ел. Иргә...

Светлана гаилә корганда биш бала теләгән, үзе дүрт балалы гаиләдә үскән. "Алла бабай ничек язган бит инде", - ди хатын. Төпчек­лә­ре Мирослав май аенда туган. Калганнары - берәү, икәү, өчәү... җидәү. Сөбхан­ал­ла, санап чыгарга гына да күпме кирәк: Эрнест, Ранэльд, Ангелина, Анжелла, Радмир, Снежана. Олысы Эр­нестка - 18 яшь. Ул Чаллыдагы кадетлар мәктә­бендә һәм политехник көл­лияттә укый. Ранэльд тугызынчы сыйныфны тәмам­ла­гач, Әлмәттәге медицина көл­лиятенә укырга киткән. Икесе дә бюджет бүлегендә белем ала. Бу урында әти­ләре: "Балалар башлы без­нең, тәртиплеләр дә. Берсен­нән дә зарлана алмыйм", - ди. Ул-кызлары белән горурлануы йөзенә чыккан. Чаллыдагы көллият кураторы да: "Шундый егет үстергән өчен рәхмәт", - дип, күңел­ләрен күреп тора икән. Ата-ана өчен баласы турында шундый сүзләр ишетү ничек рәхәт. Мирослав тугач, район башлыгы Рамил Муллин да өйләренә килеп котлап, бүләкләр калдырып киткән.

Эрнест белән Ранэльд җәй­ге каникул чорында акча эшли. Мөслим районы үзә­ген­дәге ялт иткән "Курай" пар­кын төзегәндә юл тү­шәүдән алып, әллә ника­дәр эшкә өйрәнгәннәр. Ишле гаи­ләдә үсүче егетләр 14 яшь­тән гаилә казнасына акча кертә. "Акчаның болай гына килмә­гәнен кечкенә­дән белеп үсә­ләр. Бер үк вакытта кул эш­лә­ренә дә остаралар. Тормыш көткәндә анысы да кирәк булачак", - ди Феликс. Ул сөйлә­гәндә шундый нәтиҗә чыгарып утырдым: бу гаиләдә ата-ана балаларына әзер балык түгел, кармак тоттыра икән. Әзер балык көннәрдән бер көнне бетә, юкка чыга, ә кулда корал булганда балыкны теләсә кайдан һәм теләсә кайчан тота аласың. Ягъни җиде юл чатында калганда да балалар нишләргә бел­мичә аптырап басып тормаячак, чарасын табачак.

Феликс районда зур тө­зелешләрне алып баручы "Евростиль" подряд оешмасында төзүче булып эшли. Гаилә кереме хакында сөй­ләшәбез. "Акча зур гаиләгә ашарга, эчәргә җитә, ләкин адәм баласының икенче, өченче планнары да була бит. Менә аларына кысылырга туры килә", - ди гаилә башлыгы. Ике җир кишәр­лекләре бар. Берсен - Яңа Усыдагысын икенче балага бирелүче "Ана капиталы" акчасына алганнар. Анда бура бурап куйганнар. Малайлар үсә бит, башка чыгарырга туры ки­лә­чәк. Мөслимнән Президент Рөстәм Миңне­ханов программасы буенча өченче балага бирелүче җир кишәр­ле­ген алганнар. Шу­лай итеп, ике баланың мөлкәте бар. Ә өченче, дүр­тенче, аннан соң туган балаларга? Кайбер төбәкләрдә машина, фатир бирәләр ди­гән хәбәрләр йөри... Берсе дә артык түгел.



Ил җитәкчеләре демография мәсьәләсен кайгыртабыз дип, бала табарга өн­ди. Ә булышуга килгәндә, күп балалы гаиләләргә әллә ни юмартлык күрсәтмиләр. Ишле гаиләләрнең байтагы аз керемле булып көн күрә. Әниләре балалар карап эш­кә чыга алмый. Гаилә йөген тартып бару тулысынча бер ир җилкәсенә өелеп кала. "Балалар бакчасына түләргә кирәк, мәктәптә ашау-эчү дә бушлай түгел. Берьюлы дүр­тәр бала укыта башласаң, чыгымнар шактый җыела, - ди Феликс. - Шуның өстенә газы, суы - коммуналь түләү­ләр шактый. Субсидия каралган, ул - 1 мең сум тирә­се. Аны бүлә башласаң, нәр­сәгә җитә? Коммуналь түләү­ләрнең берсен генә вакытында түләми калсаң, субсидия турында уйлыйсы да юк". Бәйрәмнәр дә бар бит әле. Анда да һәр балага тәм­ле ризык, бүләк, матур күл­мәк кирәк. Ә таныш-белеш, балаң күп булгач, акчаны көрәп аласыңдыр, дип шаярта икән. Хөкүмәт ул ятим балалар үстергән гаилә­ләр­гә генә акчаны мулдан түли.

- Балалар мәктәптән кайт­кач та, бүген нәрсә эшлибез дип кенә тора. Менә быел бәрәңгене иртәнге өч­тә торып утырттык, - дип сүз­не икенчегә борды Феликс. - Барыбыз бергә эш­лә­гәч, тиз ерып чыктык. Быел Светла­наның әтисе үлде, шуның кырыгына чыгып кит­тек. Башта әнисен җир­ләгән идек...

Кинарскийлар җәйләрен себерке җыеп, бәйләп саталар. Гаиләдә хәтта алты яшьлек кыз да бу эшнең неч­кә­лекләрен сөйләп бирә ала. Себерке җыяр өчен иң элек урман хуҗалыгы җи­тәк­че­легеннән рөхсәт алырга ки­рәк. Ә әзер чималны урнаштыруда кыенлыклар юк, үз­ләренең клиентларын булдырганнар. Акчаның бер өле­шен кышын коммуналь түләүләр өчен җыеп куялар. Себеркене әзерләп бетер­гәч, табигатьтә шашлык пе­ше­рә­ләр. Өйдә әниләре өч­почмак, бәлеш пешереп сый­лый. Тәм­ләп ашагач, ару­лар да онытыла. Үзләре салып кергән болын ка­дәр­ле йортлары бала-чага тавы­шына күмелә. Аннары гөм­бә, җи­ләк җыюлар китә, бер­гәләп эшкәртәләр дә. Җәй­ге көн­нәрдә күрше-күлән: "Кү­рен­мәдегез, кайда йөрисез?" - дип югалта икән үзләрен. Алар - урманда, бо­лында... бакчада. Зур теплицалары бар. Кә­бестә, кыяр, помидорны күп үсте­рәләр. Берсен дә әрәм ит­ми­чә, кышка тозлап куялар. Бә­рәңгене өч бакчада утырталар. Үзлә­рен­нән артканын саталар. Светлананы бәби табарга да бәрәңге бакчасыннан гына алып кит­кәннәр. "Берсендә дә корсак күтә­реп, ял итеп ятмады хатын. Балаларны эш арасында гына алып кайтабыз. Барысы да сау-сәламәт", - ди Феликс.

Мирослав тугач, бер танышлары кечкенә Снежанадан: "Ничек, хәлегез?" - дип сораган икән. Кыз: "Менә балалар күбәйде, машина бә­ләкәйләнде, ничек сыярбыз", - дип олыларча җавап кайтарган. Мондый гаилә­ләр­дә үсүче балалар кечке­нәдән үз гаме белән түгел, өй гаме белән яши башлый шул.

http://matbugat.ru/news/?id=19257

фотоDailymail.com.ng


Нет комментариев