Апрель ае безнең бөек шагыйребезне биргән ай. Инде ничә буын аның сүзләренә язылган җырларын тыңлап, шигырь, әкиятләрен укып тәрбияләнә.
Тукайның шигырьләре туган җирне, туган авылны яратырга, табигатенә сокланырга өйрәтсә, әкиятләре исә яхшыны-яманнан аера белергә, дуслыкка гадел булырга өйрәтә. Шул максаттан безнең “Мишутка” балалар бакчасында һәр елны Тукай бәйрәме үтә. Бу бәйрәмдә балалар Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән Кәҗә” шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр. Ә инде зурлар төркеме кызлары бишек җырын җырладылар. Бәйрәмебезгә шулай ук Тукай әкиятеннән геройлар да килде, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Азалия Шиһапова һәм Азалия Усманова Кәҗә белән Сарык, ә инде Су анасы Рания Хәбибуллина иде. Бәйрәмебезнең төп герое шурәле булып бакчабызда логопед булып эшләүче Гөлфия Әхмәтвәлиева иде. Бәйрәмебездә шулай ук “Туган тел”, “Шурәле”, “Тукай абый” җырлары яңгырады.
Татар теле тәрбиячеләре
Билалова Г.Г.
Нет комментариев