Узган атна ахырында районның туган якны өйрәнүчеләре, музей җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары балалар иҗат үзәгенә җыелып, алга таба әлеге өлкәләрдә туризмны җәелдерүдә эш йөртү алымнары турында фикер алыштылар. Бу чараны методист Мария Трофимова оештырды.
Очрашу башланыр алдыннан Балык Бистәсе 1 гимназиясенең П.И. Савинов исемендәге сугыш даны музее җитәкчесе Светлана Шлыкова экскурсия уздырды.
Район башлыгының туризмны җәелдерү буенча ярдәмчесе Фирдисә Мансурова төбәктә әлеге юнәлештә торган бурычлар белән таныштырды.
- Бу мәсьәләне тирәнтен белүчеләр буларак сезнең белән бергәләшеп район буенча маршрут төзергә, мәдәни һәм тарихи әһәмияте булган яңа урыннарны ачыкларга һәм кунакларга тәкъдим итәргә дигән карарга килдек , - диде ул.
Семинар вакытында күп төрле тарихи мәгълүматлар, фикерләр яңгырады. Райондагы археологик урыннарны белергә һәм сакларга, музейларны экспонатлар белән арттырырга, авыл тарихларын тулыландырырга, аларга кайсы елны нигез салынуы хакында төрле телләрдә язылган мәгълүмати күрсәткечләр урнаштыру кирәклеге дә әйтелде.
Туган якны өйрәнүче Рәмзил Гыйлемханов Урахча, Тегермәнлек, Солтан, Имәнкискә авыллары турында кыйммәтле мәгълүматлары белән уртаклашты. «Тарих белән “авырмасаң” тарихчы булып булмый», - диде ул.
Күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча язучы, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарипов үз фикерен әйтеп барды. Ул шулай ук чарада катнашучыларга Яңа Сала авылы турындагы яңа китабын тәкъдир итте. 1000 еллык тарихы булган авылларның бәйрәмнәрен уздыру хакында сүз чыккач, борынгы Чаллы шәһәрчеген атады ул.
Район җитәкчелеге туризмны җәелдерүне төп бурычларның берсе итеп куя һәм әлеге өлкәдә булган тәкъдимнәрне җентекләп өйрәнәчәк, гамәлгә кертәчәк. «Язмаларны, фотосурәтләрне, тарихи белешмәләрне интернетка да урнаштырачакбыз», - диде Фирдисә Мансурова.
Соңыннан комсомолның 100 еллыгына багышланган «Тарихның данлы сәхифәләре» тарихи викторинасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп укучыларына Дипломнар, сертификатлар тапшырылды.
Озак еллар буена үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүләре, туган якны өйрәнүдә зур хезмәт куйганнары, укучыларны тарихи мираска якынайтканнары өчен тарих укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр һәм музей җитәкчеләре район мәгариф бүлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Безнең һәркайсыбыз музей экспонатларын арттыруда, архитектура урыннарын, тарихи мирасны саклауда үзебездән лаеклы өлеш кертә ала. Туган ягыбызны матурлап, кайгыртып яшик!
Таңсылу Минһаҗева
Нет комментариев