Тәрбиягә бала алган ата-аналарның пенсияләре артачак
Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак.
Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Башлангыч бәяләүләр буенча, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер ата – анага расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләүләр арттырылачак», – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Индексацияләнгән иминият пенсиясенә балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар исәп тота ала.
Пенсия фонды бүлекләре 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннарның исемлекләрен актуальләштерергә, ә 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмалары өчен кирәкле документлар әзерләргә тиеш. Бу индексацияләнгән пенсияләрне нинди дә булса гариза тапшырмыйча түләүне тәэмин итәчәк.
Подробнее: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/trbiyag-bala-algan-ata-analarny-pensiyalre-artachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia