Әтисе белән малае тирләп-пешеп сәпит төзәтә. Аларны читтән генә күзләрен мөлдерәтеп, нәүмизләнеп күрше малае күзәтә...
Әтисез үскән малайлар гомер буе әтиле малайларга кызыгып яшиләр. Әлеге кызыгу егет чакта да кимеми, арта гына төшә. Үзе әти булгач та, иң кирәк кеше - әти җитмәгәнен тоеп яши ир-ат. Әтине беркем белән дә алыштырып булмый, әти - әти инде ул. Минемчә, әти янында үскән малайлар, егетләр генә чын ир буларак формалаша. Билгеле, минем бу фикерем белән күпләр килешмәскә дә мөмкин. Якын ир туганнары, күршедәге акыллы, сабыр абыйлар бар бит әле дияр алар. Килешәм, алар да ир булып формалашуга үз йогынтысын ясый ала, әмма алар белән аралашу, очрашу даими түгел шул. Бары әти кеше генә туганнан башлап баланың янәшәсендә. Ул сүз белән "болай эшлә, тегеләй ит" дип, өйрәтмәскә дә мөмкин, әмма бала аның һәр хәрәкәтен, эшен, үз-үзен тотышып карап, күзәтеп, күңеленә сеңдереп бара. Йөри башлауга ук аның зур итеген, баш киемен киеп, әтигә охшарга керешә ул. Соңрак аның кебек үк бер кадагын кулына тотып, икенчесен ирененә кыстырып, кадак каккан рәвешен китерә. Хәтта юынганда да әтисе кебек аякларын киң аерып, пошкыра-пошкыра, рәхәтләнеп юынырга тырыша.
Нәзирә Мостафина-Гыйззәтуллина
Казан шәһәре
Язма бик тә кызыклы, газетабыздан дәвамын укыгыз.
Нет комментариев