Теркәү билгеләренә   игътибарлы булыгыз!
Җәмгыять

Теркәү билгеләренә  игътибарлы булыгыз!

Юл кагыйдәләрен бозмаган очракта да, әгәр дә теркәү билгесе (номерные знаки) укылмый торган  хәлдә булса  машина йөртүче  штраф салуга юлыгырга мөмкин.

Күптән түгел Балык Бистәсендә узган “Тоннель” операциясе вакытында кайбер автомобиль йөртүчеләр нәкъ менә шул билгеләр пычрак булганга  административ җаваплылыкка тартылдылар. Моңа тармас өчен район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат  Исмәгыйлов үзенең киңәшләрен җиткерде.

- 2019 нчы елда  тәүлекнең якты вакытында полиция хезмәткәрләре куллана торган фиксаторлар теркәү билгесен (номерные знаки)  билгели алмаса, бу очрак штраф салу өчен саллы сәбәп булып тора.

Штраф билгеләү  теркәү билгеләрен (номерные знаки) белә торып шул  хәлгә җиткерү яисә начар  һава торышы аркасында килеп чыгуына бәйле. Беренче очракта 5000 сум яки 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган булса,  икенчесендә 500 сум белән чикләнелә.

Тәүлекнең якты вакытында алда һәм машина артында урнашкан теркәү билгеләре (номерные знаки) 20 метр арадан бөтен өлеше дә, ә караңгы вакытта машина артында урнашкан теркәү билгесе тулысынча  күренергә  тиеш.

Бу хәлләрне булдырмас өчен юлга кузгалыр алдыннан теркәү билгеләрен (номерные знаки) чистартырга, юлда чистарту өчен үзең белән кирәкле әсбаплар йөртергә кирәк.

 

фотоavtodrive.com


Нет комментариев