Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Сабантуй бәйрәмен үткәрделәр

Быел Түбән Новгород өлкәсе татарлары Сабантуй бәйрәмен узган шимбәдә үткәрделәр. Аны оештырып җибәрү бурычын быел да республикабыз җитәкчелеге районыбызга йөкләгән иде.

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең бу олы бәйрәменә районнан мәдәният-сәнгать кешеләре килделәр. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Хашимова җитәкчелегендәге делегацияне халык бик җылы каршы алды.
Шәһәр уртасындагы 1 май исемендәге ял һәм күңел ачу паркына керү юлында ук район башлыгын күп кенә милләттәшләребез сырып алдылар. Алар районыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәүләрен белдерде. Берәүләрнең әти-әнисе бирегә килеп төпләнгән, икенчеләрнең тормыш иптәше яисә туганнары районыбыз җирлегенә туып-үскәннәр. Юл уңаена алар районыбыз җитәкчесеннән халкыбызның тормыш хәлләре хакында сораштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр. Ә районыбыздан килгән күп санлы делегацияне Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләре белән берлектә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади багланышлары буенча вәкиле Айрат Усманов каршы алды. Ул үзе дә безнең як егете икән бит! Әти-әниләре районыбызның Яншык авылыннан булып чыктылар.
Бәйрәм тантанасын Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләре ачып җибәргәннән соң Татарстан делегациясе җитәкчесе, муниципаль район башлыгы Илһам Валеев Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның түбәнновгородлыларга тәбрикләмәсен җиткерде. Аны мәйданга җыелган барча халык көчле кул чабулар белән кабул итте.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәниятсәнгать кешеләре килделәр