Тавык шулпасы — куркыныч, диләр...
Җәмгыять

Тавык шулпасы — куркыныч, диләр...

Әлбәттә, сүз авыл тавыгыннан әзерләнгән шулпа турында бармый инде. Кошчылык фабрикаларында үсеп, кибет киштәләрендә ятканнары күз уңында тотыла.

Диетологлар фикеренчә, мондый итнең икенче шулпасын гына эчәргә ярый. Яисә кайнатып чыгарганнан соң, түгеп, яңадан чиста су салып, пешәргә куярга кирәк. Шулай эшләгәндә, зарарлы матдәләр юкка чыга.

Дөрес, икенче тапкыр кайнатканда ул инде ул кадәр өреле булмас, чөнки зарарлысы белән бергә, туклыклы матдәләрнең бер өлеше дә юкка чыгачак. Ләкин болай эшләгәндә, организм өчен куркынычы калмас.

Тавык шулпасы — бик файдалы, җиңел үзләштерелә торган ризык. Бигрәк тә авырган, хәлсезләнгән чакта кирәк ул.

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tavyk-shulpasy-kurkynych-dilr

ideireceptov.ru


Нет комментариев