Казанның Совет районы суды бүген Социаль медицина экспертизасының Татарстан буенча Баш бюросы хезмәткәрләренә карата җинаять эшен карауны дәвам итте. Хезмәткәрләр мошенниклыкта һәм ришвәт биргәндә арадашчы булуда гаепләнә.
Бүген суд өч шаһитны тыңлады. Кукмара районында яшәүче ханым сөйләвенчә, ул үги атасына инвалидлык алганда Үзәк район хастаханәсендә белешмәләр җыйган. Медицина оешмасында билгесез хатын-кыз аңа Социаль медицина экспертизасының Татарстан буенча Баш бюросы администраторы Большова Оксананың телефон номерын биргән. Ә анысы әлеге хатын-кызга документлар тутырырга булышачагын әйткән һәм шуның өчен 160 мең сум акча сораган.
Чыганак:tatar-inform/
Нет комментариев