Татарстанда кайчан җылыначагы билгеле булды
Җәмгыять

Татарстанда кайчан җылыначагы билгеле булды

Алдагы 10 көндә Татарстан территориясендә уртача көнлек температура нормадан 1 градуска түбәнрәк булачак.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алдагы 10 көндә Татарстан территориясендә уртача көнлек температура нормадан 1 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте.

"Киләсе атна урталарыннан уртача һава температурасы нормага киләчәк", - диде Ирина Трущина. - "Безгә җәй килде инде, әмма ул бераз салкынча гына", - дип тәгәенләде белгеч.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/28/143428/

фото интернет чыганаклардан алынды.


Нет комментариев