Республикада әйдаманнар мәктәбе ачылу тантанасы булып үтте
Тарстанда республика әйдаманнар мәктәбе ачылды. Аны «Җәй» республика үзәге һәм «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге оештырган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте
Ачылу тантанасы «Урам» экстрим-паркында узды. Анда якынча 150 укучы һәм хөрмәтле кунаклар катнашты, калганнар чарага онлайн кушылды. Очрашуда катнашучыларны Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сәламләде, ул республика әйдаманнар мәктәбен эшләтеп җибәрүне «балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү системасын үстерүдә зур адым» дип атады.
Министр фикеренчә, мондый мәктәпләр уздыру сәламәтләндерү һәм ял итү өлкәсен яңа квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә һәм бер үк вакытта яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итә, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
700дән артык абитуриент, нигездә Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, укырга гариза биргәннәр. Булачак әйдаманнарның яше 18дән 55 яшькә кадәр.
Әйдаманнар мәктәбе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы йөкләмәсе буенча булдырылган. Аны «Җәй» республика үзәге һәм «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге оештырган. Оештыручылар арасында «Черноморец» республика үзәге, «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге, «Костер» яшьләр үзәге һәм «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы да бар.
Ике ай дәвамында республика әйдаманнар мәктәбендә укучылар теоретик базаны үзләштерәчәкләр һәм тиешле практик күнекмәләр алачаклар. Курс тәмамлангач, алар дәүләт үрнәгендәге сертификатларга ия булачак һәм Татарстанның балалар лагерьларына эшкә урнаша алачаклар, дип аңлаттылар профильле министрлыкта.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia