Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 14 яшьлек баланы акча урларга мәҗбүр иткәннәр

Кечкенә балаларның бер-берсенә карата рәхимсез һәм дорфа булулары киләчәкне әллә нинди куркыныч уйлар белән калтырап көтәргә мәҗбүр итә. Август ахырында Минзәлә шәһәрендә ике мәктәп укучысы арасында ызгыш килеп чыга. 14 яшьлек малай акча сорап, иптәшенә ташлана. Аптырап калган бала акчасы булмавын аңлатуга карамастан, иптәше аны кыйнавын дәвам итә һәм ата-анасыннан...

Кечкенә балаларның бер-берсенә карата рәхимсез һәм дорфа булулары киләчәкне әллә нинди куркыныч уйлар белән калтырап көтәргә мәҗбүр итә. Август ахырында Минзәлә шәһәрендә ике мәктәп укучысы арасында ызгыш килеп чыга. 14 яшьлек малай акча сорап, иптәшенә ташлана.
Аптырап калган бала акчасы булмавын аңлатуга карамастан, иптәше аны кыйнавын дәвам итә һәм ата-анасыннан урларга куша. Зыян күрүче килеп чыккан хәлне ата-анасына сөйли. Икенче көнне алар полициягә гариза язып кайта, дип яза Әлмәт таңнары.
Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре "Янап акча алу" матдәсе буенча җинаять эше кузгата һәм хокук бозучыны тоткарлый.
http://matbugat.ru/news/?id=19954
фото Picssports.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев