Бүген "2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде.
ТР закон чыгару органы башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, әлеге закон проектын эшләүдә Татарстанның барлык министрлыклары һәм ведомстволары өлеш керткән, дип хәбәр итә Татар-информ агетлыгы. "Хәзерге шартларда көндәшлеккә чыдам булып калу мөһим. Бүген тәкъдим ителгән бюджет керемнәр буенча да, чыгымнар буенча да 6 процентка артыграк. Шулай ук социаль өлкәгә каралган бюджет күләме 70 процентка җитте, узган ел ул 68 процент иде. Бу исә безнең республика халкына социаль мәсьәләләрне хәл итүгә гарантия бирү, бу − хөкүмәтнең төп бурычы", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49873
Фото: http://vin911.ru/sites/default/files/field/image/.jpg
Нет комментариев