Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
19 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Казанга танылган мотивацияле спикер Ник Вуйчич килүгә багышлана.
Матбугат конференциясендә спикер, меценат, язучы Ник Вуйчич; Ника Вуйчичның Казандагы чараларын оештыручысы һәм иганәчесе Артем Степанов һәм Ник Вуйчичның Россиядә һәм БДБ илләрендәге продюсеры Максим Сумароков катнашачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Чыганак: tatar-inform.tatar
фото:
Нет комментариев