Ташкабактан аджика
0,5 кг ташкабак, 80 гр болгар борычы, 80 гр кишер, сарымсак, 250 г помидор, 1 ачы борыч, 2 аш кашыгы томат пастасы, 30 гр көнбагыш мае, 20-30 гр шикәр комы, кирәгенчә тоз, 15-20 гр аш серкәсе.
Ташкабак, помидор, кишер, борычларны турарга һәм иттарткыч аша чыгарырга. Яшелчәләрне яхшылап болгатырга һәм утка куярга. Кайнап чыкканнан соң, 20 минут болгата-болгата пешерергә.
Соңыннан тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, томат пастасы салырга.
Теләгән кеше ачы борыч та куша ала. Тагын 10 минут кайнатырга. Ваклап туралган сарымсакны салгач, тагын 5 минут пешерәсе. Уксус салгач, кайнатып чыгарырга һәм утны сүндерергә.
Бераз суынгач, банкаларга тутырып куярга.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tashkabaktan-adzhika
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia