Ташкабактан икра. Телне йотарлык икра.
Кирәк булачак:
Ташкабак – 1 кг,
Помидор – 300 гр,
Кишер – 300 гр,
Башлы суган – 300 гр,
Сарымсак – 1 баш,
Көнбагыш мае – стаканнаың ½ өлеше,
Серкә – ¼ ст,
Тоз – тәменчә,
Шикәр комы – тәменчә,
Вакланган кара борыч – тәменчә.
Әзерләү процессы:
Тирән кәстрүлгә май салып, плитәгә кубыз. Барлык яшелчәләрне юып, кабыганнан чистартып, шакмаклап турыйбыз.
Кишерне уртача шакмаларга турап, кәстрүлгә салабыз.
Суган һәм сарымсакны кече шакмакларга турап, кәстрүлгә салабыз.
Яшь ташкабакларны кабыклары белән бергә шакмаклап турыйбыз. Төшләре эләксә, кашык белән генә алып ташлагыз.
Яшелчәләрне уртача утта пешерәбез. Кишер йомшара башлый һәм суын чыгара, ә суган үтә күренмәле булырга тиеш.
Өсләренә туралган ташкабакны салабыз.
Ташкабак артыннан, кабыгыннан чистартылган помидорларны салабыз.
Тоз салмыйча торабыз!
Яшелчәләрне пешкәнчегә кадәр утта тотабыз. Кәстрүлнең капкачын япмыйбыз. 20-30 минут пешерәбез. Яшелчәләр пешеп чыккач, кайнар рәвештә (кухонный) комбайнга салабыз.
Яшелчәләр пюре рәвешенә кергәнче, комбайнда әйләндерәбез.
Әйләндереп бетергәннән соң яңадан кәстрүлгә салабыз. Тәм һәм төсе өчен томат пастасын салабыз. Әчкелтем булсын өчен уксус өстибез. Кара борыч, тоз һәм шикәр комы тәмгә карата салабыз. Барысын да болгатабыз һәм 5 минут кайнатып чыгарабыз.
Әзер икраны парланган банкаларга салабыз һәм кайнатылган капкачлар белән ябып куябыз. Капкачлары белән идәнгә каплыйбыз һәм юрган белән өтереп куябыз. Суынганнан соң идән астына төшереп куярга мөмкин.
Ашларыгыз тәмле, көннәрегез уңышлы үтсен!
фото1zoom.me
Нет комментариев