Бу көннәрдә җиһанда "алтын көз" чалымланды. Пәрәвәзләр очкан "Әбиләр чуагы"н тансыклаган җанга күпме кирәк соң? Кемнәрдер көрәк-сәнәк тотып бәрәңге алырга керешсә, икенчеләр иртәнге кояш нуры сибелүгә кәрзин, чиләк алып урман буйларына ашыкты.
Табигатьнең хәзинә-байлыгын танып, күрә белүчеләргә үзгә бер хөрмәт, соклануым бар минем. Андыйлар "Алма пеш, авызыма өзелеп төш", дип көтеп ятмый, булганны бөртекләп җыя да, эшкәртә дә беләләр. Балык Бистәсеннән хезмәт ветераны Халидә апа белән Нәҗип абый Таһировлар әнә шундыйлардан.
Гөмбә сезоны башлангач та иң элек телефон аша алар белән хәбәрләштем.
-И-ии, наным, рәхәтләнеп җыйдык быел гөмбәне. Тозладык та, пешереп суыткычка да куйдык, киптердем дә. Без көннәр аязганны да көтмәдек, вак яңгыр сибәләп үтүгә гөмбә җыярга киттек. Алланың рәхмәте, санаулы минутлар эчендә чиләк-кәрзиннәребез тула иде.
Шулайдыр, җәйләрен каен, җир җиләкләре белән чиләген мөлдерәткән, кышка мул итеп кайнатма әзерләгән Халидә апа ничек инде гөмбәдән буш кул белән кайтсын?! Иренми, һәр эштән ләззәт, тәм табып эшли белә ул. Бу юлы да гөмбә җыюның серен, аны эшкәртеп, маринадлауның рецептларын тезеп салды.
-Без инде Нәҗип абыең белән 20 елга якын һәр көздә гөмбәгә йөрибез. Ел да күп итеп әзерлим, балаларга, туганнарга, дус-ишләргә дә җитә. Әллә ни ерак китеп эзләмәсәк тә Кама буендагы посадкалар, наратлыклар арасында да бихисап бит ул. Ылыслы агачлар тирәсендә йөрсәң майлы гөмбә, ак гөмбә, йөнтәс (волнушка), гөрәҗдәне күбрәк җыясың, ә каенлыклар арасында каен гөмбәсе, ал гөмбә (свинушка), кара гөмбә (чернушка) ешрак очрый. Без атап кына бер төрлесенә бармыйбыз. Туры килгәнен җыеп аерым чиләкләргә салабыз да, өйгә кайткач һәркайсын аерым эшкәртәбез.
-Алай бик мәшәкатьле түгелме соң?
-Юк, җылы өйдә гөмбә юып чистартуның бер кыенлыгы да юк аның. Һәркайсын чишмә суы белән кат-кат юам. Майлы гөмбә, мәсәлән, эшләпәсендәге элпәне алганнан соң тагын да ачылып, матурланып китә. Аның вагракларын маринадлау өчен куллансам, эрерәкләрен кайнатып пешерәм дә суыткычка куям. Пирог, пицца, гөмбәле аш өчен өчен бик әйбәт ул. Кайбер гөмбәләрне 4-5 сәгать суда тотканнан соң кайнатырга куям, берничә тапкыр янәдән суын алыштырып пешерәм. Болай эшләгәндә ышанычлырак. Һәр гөмбәнең үзенә генә хас тәме була. Шуңа күрә аларның һәр төрен аерым тозларга кирәк. Гөмбәләрне стерильләштергән банкаларга гына тутырам.
Әнә шулай эшнең җаен, сөйләмнең тәмен белеп аңлата Халидә апа. Кайда гына барсалар да ире Нәҗип абый белән бергә күрәсең аларны. Оныклары Фәнис тә дәү әнисе белән дәү әтисенең булышчысы булып үсә. "Кечкенә булса да гөмбәләрне таный, агулы гөмбәләргә кагылмый, ә башкаларын бездән ким җыймый", диләр Таһировлар, оныклары өчен сөенеп.
Әйе, урман, табигать байлыгы һәркемгә җитәрлек. Саф һавасыннан җанга шифа-дәва алсаң, хәзинәсендә барын кинәнеп кулланасың. Тик гөмбәгә баргач аеруча игътибарлы булырга, гөмбәнең белә торган төрен генә җыярга киңәш итә табиблар. Ялган, агулы гөмбә эләгү, ашарга яраклыларын да дөрес эшкәртмәү, яисә саклау тәртибен бозу-агулануга китерүе ихтимал. Сак булыйк! Әзерләгән ризыклар гаиләбезгә бәрәкәт китерсен, шатлык кына өстәсен иде.
Фәрвәз Каюмова.
Идрис Аметов фотолары.
Нет комментариев