Котлы Бөкәш авылында сугыш һәм хезмәт ветераны Ильяз Мөлек улы Садыйковны һәркем белә. Җор күңелле, үткен зиһенле авыл аксакалына 19 октябрьдә 95 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илдар Таҗетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килделәр.
– Сез авыр тормыш юлын үткән мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Ватан азатлыгы өчен көрәшкән, аннан соң да илебезнең киләчәге матур булсын өчен фидакарь хезмәт куйгансыз. Рәхмәт сезгә!–диде район башлыгы ветеранны тәбрикләп һәм Россия Президенты В.Путинның имзаланган котлау хаты белән хакимиятнең истәлек бүләген тапшырды.
Ильяз ага үз хатирәләре белән теләп уртаклашты. 1942 нче елның 9 маенда фронтка китә ул. Глазов шәһәрендә урнашкан Югары Ленинград Хәрби училищесында укый. Фашист илбасарларының Кавказ юнәлешенә ыргылган чагына туры килә әлеге еллар. Минометчы Ильяз Садыйковны да шунда җибәрәләр. Көчле бәрелешләрнең берсендә якташыбыз каты яралана һәм госпитальгә эләгә.
–Гаҗәп каты сугыш булды ул. Бик күп иптәшләрне югалттык. Яралансам да бәхетемә исән калдым. Шактый озак вакыт госпитальдә дәваландым,–дип искә ала ул елларны Ильяз ага.
1943 елның 30 мартында туган авылы Күгәрченгә кайтып төшә фронтовик. Әтисе белән абыйсы сугышта. Ачлы-туклы еллар. Гаиләдә үзеннән кечкенә тагын ике энесе белән ике сеңлесе дә бар. Әнә шундый хәлдә каршы ала аны авыл. Башкалар белән беррәттән көнне төнгә ялгап колхозда эшли, тормышны тернәкләндерү өчен бар көчен куя. Әтисе фронттан исән-имин кайта, әмма абыйсын сугыш үзенә “йота”.
–Әни бик сабыр, акыллы кеше иде. Абыйның сугышта ятып калуын авыр кичерсә дә, безгә сиздерергә тырышмады. Калганнарыбыз исән-сау үстек, әти белән әни дә тигез яшәп картлыкка җиттеләр,–ди Ильяз абый.
Яшьтән максатчыл, тырыш булуы аңа бар кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. 1946 елда Байлар Сабасында кыска сроклы хисапчылар курсында укып кайткач сатучы булып эшкә урнаша Ильяз Садыйков. Һәм гомер буе исәп-хисап эшендә хезмәт куя. 1952 елда Котлы Бөкәш авылына күчеп килгәч тә “Райпотребсоюз”ның Котлы Бөкәш филиалында склад мөдире, бухгалтер, товаровед булып эшли.
1949 елда никахлашкан Бибикамал апа белән матур яшәп берсеннән-берсе тырыш, эшчән 4 бала үстерә алар. Бүгенге көндә ул төп нигездә улы Илдус һәм килене Гөлбизә белән яши. Олы яшьтә булса да хәтере яшьләрнекенә биргесез Ильяз аганың, ил-көн яңалыгыннан хәбәрдар. “Нәрсә булса да эшләргә керешсәк, иң элек әти белән киңәшләшәбез. Тиз генә кв.метрын, иңен буен исәпләп чыгара һәм күпме төзелеш материалы кирәген әйтеп тә сала. Нәкъ шулай килеп чыга”,–ди улы Илдус. Әтисе ясаган имән шкаф, өстәлләр, ул утырткан 30 төп чыршы, нарат, кедр агачлары гаиләнең кадерле истәлекләре. Туры сүзен әйткән, акыллы киңәшен биргән Ильяз ага белән без дә, 100 яшьлек юбилееңда кабат очрашырга язсын, дип саубуллаштык.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев