Рамил  Кадыйров: «Чиплау –хайваннарны идентификацияләүнең заманча, гади һәм нәтиҗәле ысулы»
Җәмгыять

Рамил Кадыйров: «Чиплау –хайваннарны идентификацияләүнең заманча, гади һәм нәтиҗәле ысулы»

Татарстанда этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. Күптән түгел Осиново бистәсендә хуҗасыз этләр көтүенең 9 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм итүе һәм ул баланың берничә атнадан соң хастаханәдә үлүе күпләргә мәгълүм.

Шул уңайдан без Балык Бистәсе баш ветеринария табибы Рамил Рафил улы Кадыйровның фикерен белештек һәм берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Мондый һәр очрак – фаҗига. Мондый хәлләрнең төп сәбәбе - күзәтүчесез этләрнең артуы. Аларның күбесе кайчандыр өй тәрбиясендә булган, ләкин хуҗаларның җавапсыз мөнәсәбәте аркасында урамда калган. Исәпкә алу, стерильләштерү һәм контроль булмау сукбайлыкта йөрүче эт көтүләренең барлыкка килүенә һәм, нәтиҗә буларак, кешеләр өчен куркыныч янауга китерә.
– Рамил Рафилевич, Балык Бистәсе районында сукбай этләр белән хәлләр ничек?
– Районда хуҗасыз хайваннарны аулау, ветеринария тикшерүе, вакцинация, стерильләштерү эшләре планлы рәвештә алып барыла. Без халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив төстә җавап бирәбез. Әмма проблеманы безнең хезмәт көче белән генә тулысынча хәл итеп булмый — төп роль эт хуҗаларының җаваплылыгында.
– Бүген хайваннарны чиплау турында күп сөйлиләр. Бу ни дәрәҗәдә мөһим?
–Чиплау –хайваннарны идентификацияләүнең заманча, гади һәм нәтиҗәле ысулы. Процедура тиз һәм авыртусыз бара: чип тире астына, ешрак холка өлкәсенә кертелә һәм гомерлеккә шунда кала.
Чиплау югалган хайванны тиз табарга ярдәм итә, урлауларны булдырмый, ветеринария табибларына дәвалануга юл ача. Шулай ук хайваннарны күргәзмәләрдә катнаштыру өчен дә чиплау кирәк. Иң мөһиме, чиплау – хуҗасын билгеләргә һәм этләрнең сукбайлар сафын тулыландыра торган вәзгыятьне булдырмаска мөмкинлек бирә.
– Әңгәмәбез ахырында сез халыкка нәрсә әйтергә теләр идегез?
– Элек һәр йортта диярлек эт асрыйлар, аны тәрбиялиләр иде. Ул чагында хуҗасыз этләр дә шактый аз булды. Бәлки, безгә бу гади һәм игелекле кыйммәтләргә әйләнеп кайтырга – үз хайваннарыбыз өчен җаваплылык алырга, аларны чипларга, стерильләштерергә һәм ташламаска кирәктер. Хайваннар турында кайгырту – аларның язмышына гына түгел, бөтен җәмгыятьнең иминлегенә дә өлеш кертү ул.
 


Нет комментариев