«Созвездие-Йолдызлык-2019» фестиваленең зональ туры булып узды
Җәмгыять

«Созвездие-Йолдызлык-2019» фестиваленең зональ туры булып узды

22-23 нче март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә  «Созвездие-Йолдызлык-2019» фестиваленең зональ туры булып узды. 

Анда районыбыздан барлыгы 112  бала катнашты.  Гала-концертка иң яхшы номерлар  сайлап алынды. “Хореография” номинациясендә “Рапсодия”нең урта бию төркеме - беренче урынга, шулай ук “Рапсодия”нең кечкенәләр бию төркеме, “Камские звездочки” икенче урынга лаек булдылар. Яшь жырчыларыбыз Азамат Кадыйровка вокал-соло номинациясендә (8-11 яшьләр арасында) - икенче урын, Илназ Шәрәфиевка вокал-соло номинациясендә (16-21 яшь) беренче урын бирелде.  “Конферанц” номинациясе (5-9 яшь) Зәринә Бикмуллина «Тамашачы симпатиясе» номинациясенә лаек булды. Җиңүчеләр апрель аенда Казан шәһәренең «УНИКС» концерт залында чыгыш ясаячаклар.

 

фотоnurlat-tat.ru


Нет комментариев