***
Балык Бистәсе муниципаль районындагы республика матди ярдәм үзәгенең 35 нче бүлеге 2022 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фондына түбәндәге социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр тапшырылуы турында хәбәр итә.
-Медицина күрсәткечләре нигезендә транспорт чаралары булган инвалидларга ОСАГО килешүе буенча иминият премиясен компенсацияләү;
- йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр;
- бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;
- бала карау буенча айлык пособие;
- хәрби хезмәткәрнең баласына тиешле айлык пособие;
- хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие;
- радиация алган гражданнарга каралган компенсацияләр һәм пособиеләр;
- һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча компенсация түләүләре;
- хәрби хезмәттә җәрәхәт алган инвалидларга һәм аларның гаилә әгъзаларына айлык акчалата компенсацияләр;
- репрессиядә иректән мәхрүм ителгән затларга акчалата компенсацияләр бирү.
Шулай итеп, 2022 елның гыйнварыннан югарыда күрсәтелгән түләүләрне алу өчен, Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев