Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Солдат һәрвакыт солдат” исемле конкурс булды. Чараны Гөлия Кадыйрова һәм Гөлия Кәримуллина алып бардылар.
Шул ук көнне районда Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәйрия марафоны старт алды. Конкурс башланганчы район башлыгы Илдар Таҗетдинов барысын да бәйрәм белән котлады, сугыш һәм тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медален тапшырды.
Бәйгедә өч команда - яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм, район газ службасы, район мәгариф бүлекләре көч сынашты. “Визит карточкасы” беренче биремдә район газ службасы активлык күрсәтте. “Көчлеләр” икенче сынауда– вакытка карап төрле физик күнегүләр ясарга кирәк иде. Бу биремдә барлык катнашучыларның нәтиҗәләре исәпкә алынды. “Солдат укуда” биремендә командаларда катнашучылар армия тематикасына караган сорауларга язмача җавап бирергә тиеш иделәр. Аннан соңгы биремдә һәр командирга вакытка карап «миналы кыр» аша күзләре бәйләнгән солдатларны үткәрергә туры килде. Егетләр шулай ук армиядәгечә “газ” командасы диюгә противогазлар һәм плащлар кию осталыкларын күрсәттеләр.
“Төз мәргән” бәйгесендә яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм, район мәгариф бүлеге командалары аерылып торды. “Сафта җырлау” да иң күп баллны район мәгариф бүлеге алды. Конкурс барышында егетләр җитезлек, белем һәм яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр. Биремнәрнең үтәлешен жюри әгъзалары бәяләп барды.
Районның социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рашитова оешма җитәкчеләренә командаларны конкурска әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
Биремнәрнең үтәлешенә карап беренче урынны район мәгариф бүлегенә бирелде. Икенче урынга яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге лаек булды. Өченче урынга район газ службасы чыкты.
Таңсылу Минһаҗева.
фото от автора
Нет комментариев