Сокланырлык тормыш юллары
Җәмгыять

Сокланырлык тормыш юллары

Б ү г е н г е к а й б е р өлкәннәребезнең сабыр, тәртипле, тәвәккәл булуларына, тормыш мәшәкатьләреннән зарланмыйча гаиләм дип иртә таңнан эшкә чыгып китеп, гомерләре буена тырыш хезмәт куйганнары өчен һәйкәл куярлык.

Корноухово авылында 60 ел бергә яшәүче Каниф абый белән Нәсимә апа Шакировалар икесе дә тормышның ачысынтөчесен күп татыганнар. Әтисе Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганлыктан Нәсимә апа алты бала белән ялгыз калган әнисе Маһиҗамал апаның ышанычлы ярдәмчесе һәм таянычы була. Шуңа аңа кечкенәдән тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. Алар узган гасырның 60 нчы елларында Корноухово авылына күченәләр. Ә 1962 елда ул әле яңа гына хәрби хезмәттә 3,5 ел хезмәт итеп кайткан Каниф абый белән очрашып йөри башлый. Аларның яшьлек еллары да ул чорлардагы әдәби әсәрләр геройларыныкы кебек дәвам итә. Яшь савымчы кыз белән тракторчы егетнең мәхәббәте шул хәтле көчле була ки, аларның бер-берсе белән пар килүләренә авылда да күпләр сокланып карый. Көз айларында яшьләр гөрләтеп Сокланырлык тормыш юллары туй ясыйлар. Гаиләләренә ямь биреп бер-бер артлы өч балалары дөньяга килә. Хастаханәгә улын табарга кергәч, биредә хезмәт куючы табиб Нәсимәнең булганлыгын, чисталыкны үз итүен, һәр көнне үз палаталарын җыештыруын күреп аны үзләренә эшкә килергә күндерә. Шулай итеп аңа авыл участок хастаханәсенә күчеп лаеклы ялга киткәнче биредә санитарка хезмәтен башкарырга туры килә. Ә Каниф абый баштагы чорда совхозда ДТ-54, аннары озак еллар дәвамында Т-150 тракторларында хезмәт куя. Гомере буена диярлек җир эшкәртә, чәчү чәчә ул. Совхоз исә ул чорларда районыбызда иң эреләрдән исәпләнә. Аның составына биш авыл кергәнлектән аңа иртә таңнан, кичке караңгыга кадәр басуда эшләргә туры килә. Әле моннан тыш юлларның бик начар булуы да эштә нык комачаулый. Еш кына ял, бәйрәм көннәрендә дә тынгылык бирмиләр үзенә. Кыр уртасында батып калган техниканы сөйрәтеп чыгаруын яисә автомашинаны Тулуш авылына алып барып, кире кайтаруын сорап өеннән чакыртып алалар. Авыл җирендә яшәүчеләргә җиңел еллар булмый бу. Аларга да ел дәвамында ял, бәйрәмнәр сирәк эләгә. Кышын-җәен бер көн диярлек эштән калмыйча киеренке хезмәт куялар. Совхоз эшеннән тыш үзләренең шәхси хуҗалыкларында да дүртәр-бишәр баш сыер асрау ул елларда инде тормыш закончалыгына әверелә. Шактый хәлле хуҗалыкта эшләсәләр дә механизаторларга печәнне җитәрлек күләмдә бирергә бик ашкынып тормыйлар җитәкчеләр. Шуңа җәй айларында болынлыклардан кышлыкка печән әзерли торган булалар. Терлекләр өчен күпме печән, икмәк кирәк булуын алар бик яхшы беләләр, әмма башкалардан калышасылары, авылдашлары алдында кимхур булып яшиселәре килми. Хәер, инде шактый олы яшьтә булсалар да алар әле дә шундый фикердә гомер итәләр. Бер сүз белән әйткәндә Нәсимә апа белән Каниф абыйның булдыклылыкларына чын-чынлап сокланырлык. Яшьлек елларында гаилә мәшәкатьләре, балалар, абзар тутырып маллар асрау, соңармыйча сыерларын савып сөтен урнаштыру белән бергә Нәсимә апага озак еллар дәвамында әле өендә кайнанасын тәрбияләргә дә туры килә. Ул 92 яшенә җиткәнче гомер кичереп бакыйлыкка күчкән. Менә шундый уңган, булган гаилә яши бүген Корноухово авылында. Яшьләре инде 80 нән узса да, әле дә тормыштан калышмыйлар. Йортҗир тирәләре чиста, тәртиптә, бакчаларын тутырып бәрәңге, я ш е л ч ә, җ и л ә к - җ и м е ш үстерәләр. Хәзер инде элеккеге еллардагы кебек мөгезле эре терлекләр асрамасалар да, тик торуны белмиләр алар. Елныңелында тавык-чебешне күп тоталар. Без булган көнне дә алар җәйлектә алган бройлер чебешләрен ашатып, ятакларын чистартып кереп ял итәргә утырганнар гына иде. Үзләре янәшәсендә тормасалар да, төпчек уллары Рөстәм гаиләсе белән шушы авылда яши. Ул әтисе һөнәрен гомерлеккә үзенә мирас итеп алып район «Агрохимсервис» җәмгыятенең күршедәге ”Зюзино” ярдәмче хуҗалыгында тракторда эшли. Әтисе кебек һәр елда диярлек кыр эшләрендә мактала. А в ы л м а к т а ул ы л а р ы , хөрмәтле ветераннар исә әле дә үз көйләренә, яшьлекләрендә үк күнегелгән яшәү рәвешләрен дәвам иттереп, авылдашларын сокландырып гомер кичерәләр.


Нет комментариев