Синоптиклар хәбәр итүенчә, 14 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.
Атна буе яңгырлы һава торышы булыр дип фаразлана, якшәмбе көнгә, 18 июньгә генә аязучан болытлы һава көтелә.
Күпьеллык нормалар белән чагыштырганда, Татарстанда температураның 1-2 градуска түбәнрәк булуы көтелә. Самара, Саратов, Пенза өлкәләрендә һава торышының күпьеллык нормалардан 2-4 градуска түбәнрәк булуы көтелә. Башкортстанда һава торышы еллык нормаларга туры килә. Төмән, Красноярск өлкәләрендә һава торышы күпьеллык нормалардан югарырак булыр дип көтелә.
Температура төнлә 11-13 градус, чәршәмбе көнне 15 градуска кадәр җылыта. Көндез 21-23 градус булыр дип көтелә. Атна азагына, җил юнәлешенең көнбатыштан төньякка үзгәрүе сәбәпле, температураның 20 градуска кадәр салкынайтуы көтелә.
Нет комментариев