Син киттең мәңгегә кайтмаска...
Җәмгыять

Син киттең мәңгегә кайтмаска...

Кайгы-хәсрәт уйламаганда килә икән ул.

Безнең кадерле улыбыз Фаньяр Мөхәммәт улы Миниятуллин көтмәгәндә безне калдырып китеп барды. Авыр кайгылы көннәребездә рухи һәм матди яктан ярдәм кулы сузган туганнарыбызга, кода-кодагыйларыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга һәм шулай ук 9 ел улыбыз белән бергә  укыган классташларына бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Истәлеккә сыйныфташлары матди ярдәме белән чардуган да алынды.

Һәр гаиләгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның барысына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм бала хәсрәте күрмичә, тигезлектә яшәргә язсын.

Полянка авылыннан әтисе Мөхәммәт, әнисе Миңненур, тормыш иптәше Марина.


Нет комментариев