«Шигырьләрне мин ялгызы язмыйм, җаным яза, яза бәгырем...»
Җәмгыять

«Шигырьләрне мин ялгызы язмыйм, җаным яза, яза бәгырем...»

Яңа Арыш авылы китапханәсендә якташ язучылар белән очрашулар һәрдаим булып тора. Күптән түгел Яңа арышлылар Балык Бистәсе районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәсимә Гарифуллина белән очрашты.

Иҗат кичәсен китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова алып барды. Очрашуга хөрмәтле авылдашлар, укытучылар, укучылар чакырылган иде. Кичә Рәсимә ханым Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  презентация күрсәтү белән башланып китте.
Бәйрәм кичәсен залда шагыйрәнең төрле елларда нәшер ителгән китапларыннан торган «Сезнең янда күңел яктыра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәде. Тирән мәгънә салынган һәм төрле уйлануларга этәрүче шигырьләрен безнең укучыларыбыз да бик яратып укый. Чарада Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, Диләрә Галимова, Кәдим Әхтәмов, Гүзәл Кәримова, Сәмир Гобәев, Азалия Шәмсивәлиева, Рания Хәмиева, Айзат Садыйков Рәсимә ханымның эчтәлекле шигырьләрен сөйләделәр. Укытучылар арасыннан Гүзәлия Галимова, Фәнзилә Имамиева авторның иң матур шигырьләрен башкарып, очрашу кичәсен тагын да ямьләндерделәр. 
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
 


Нет комментариев