Бу вакытта 24 яшьлек Минтимер Шәрипович Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Мөслимнең ремонт-техник станциясендә инженер, ә Сәкинә Шакировна кооператив техникумнан соң икътисадчы булып эшләгән. Алар кич клубта биюләр вакытында танышканнар.
Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым узган атнада Зөбәрҗәт туйларын - гаилә коруларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр. Алар 1961 елның 7 июнендә өйләнешкән.
Нет комментариев