23 февраль көнне Таулар авылы клубында Шеморбаш җирлеге үзешчәннәре Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур эчтәлекле концерт куйдылар.
Бәйрәмдә Шеморбаш җирле үзидәрә Советы рәисе Исмәгиль Сафин хәм Шеморбаш авыл җирлеге депутаты в Радик Мифтахов катнашты. Депутат Ватанны саклаганда һәлак булган Григорьев Владислав Николаевичның әтисенә,Гайнутдинов Рәүф Халиковичның әнисенә һәм Афганстанда хезмәт итеп кайткан Хуснуллин Каниф Шайхулловичка үзенең рәхмәтләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырды.
Нет комментариев