Сбербанк моны ялган акчадан саклану өчен эшләнә дип аңлата.
Ил буйлап куелган 10%ка якын банкоматларда вакытлыча 5000лек акча кабул ителми. Бу процесс программаны яңарту, ялган акчаны танып-белүгә сиземлекне арттыру белән бәйле диелә.
Узган ел яз көне банк мондый хәлне процедураны бер эшләгән иде инде. Банк хезмәткәрләре ул вакытта да 5000лек акчаны кабул итмәү яисә аны кабул итүне вакытлыча чикләүне ялган акча әйләнеше белән көрәш дип аңлатты.
Бу юлы Сбербанк банкоматлар акча кабул итүне чикләмәде, барысы да вакытлыча дип кенә аңлата.
http://baltasi.ru/news/iktisad/1216.html
Нет комментариев