Санкт-Петербургта шәһәр татарлары тарихына багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткән
Шәһәрдә ислам дөньясында беренче тапкыр Коръән басылган, татар телендәге беренче "Нур" газетасы нәшер ителгән.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дигән уен үткән. Сораулар Санкт-Петербург һәм Россия татарлары тарихлары буенча әзерләнгән иде, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.
Оештыручыларның берсе Равил Закиров сүзләренчә, алар шәһәргә нигез салынган көннән алып татар җәмәгатьчелеге тарихына игътибарны юнәлтергә теләгән. Халыкны агарту эшчәнлегендә татар җәмәгатьчелегенең әйдәп баручы роле турында сөйләгәннәр, ватанны һәм татар милләтен таныткан күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән таныштырырганнар. Татар җәмәгатьчелеге үтенече белән Санкт-Петербургта ислам дөньясында беренче тапкыр Коръән басылганын, Россиядә беренче тапкыр махсус "Мир Ислама" журналы һәм татар телендәге беренче "Нур" газетасы нәшер ителгәнне бик азлар беләдер, ди Равил Закиров, үзе гомер иткән шәһәр белән горурланып.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев