Самара өлкәсенең  данлыклы Гали (Алькино) авылына безнең якташлар нигез салган диләр...
Җәмгыять

Самара өлкәсенең данлыклы Гали (Алькино) авылына безнең якташлар нигез салган диләр...

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы составында Самара өлкәсенең данлыклы Гали (Алькино) авылында булырга туры килде. Читтә яшәүче татарларның тормыш-көнкүрешен яктыру теләге белән аларга без дә – берничә язучы, “Яңа гасыр” телевидениесе һәм вакытлы матбугат журналистлары да кушылдык.

“Ак калфак” оешмасының максаты: милли мәдәниятне, татар гаиләсен, гореф-гадәтләребезне саклау, туган телгә ихтирамны арттыру. Бу юлы Самара өлкәсендә узган күчмә утырыш “Шәҗәрәдә бабамнарның тарихи хәтере” дип аталды.
  –“Ак калфак”лылар сәясәт белән шөгыльләнми. Тарихны сакларга, йолаларны, мәдәни мирасыбызны барларга, киләчәктә татар җанлы балалар үстерүдә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, – диде оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова.
“Ак калфак” оешмасында күбрәк өлкән яшьтәге ханымнар. Күчмә чаралардан алган тәҗрибәне алар кайткач, урында калганнар белән уртаклашалар. Ә Гали авылында, чыннан да, үрнәк алырлык бай мирас белән очраштык без.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
                    

Роза Гариф.

фото: http://tatar-congress.org/


 


Нет комментариев