Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла
Җәмгыять

Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла

Көзнең муллыктан тыш салымнар түләү чоры икәнлеге каныбызга сеңгән инде. "Салымыңны түлә дә тынычлап йокла", диләрме әле. Салым закончалыкларына үзгәрешләр кертеп, закон тыңлаучан гражданнарның тәмам йокыларын качырдылар бит валлаһи. Салым белдерүе кәгазьләрне (русча уведомление инде) җәй айларында ук почта аша алып, кабаланмыйча түләргә күнеккән идек бит. Ә быел җәй узды-"бәхет...

Бу җәһәттән, соңрак булса да, уң булсын дигәндәй, узган чәршәмбе көнне Россия Федераль салым службасының 10 номерлы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Әлфия Нургали кызы Велиева казначейлык бинасында авыл җирлекләре Советлар сәркатипләре, оешма, предпиятие вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Беренче булып әлеге дә баягы салым белдерүе кәгазьләре мәсьәләсе күтәрелде. Әлфия Нургалиевна аңлатуынча, барлык өч төр салым буенча түләү 100 сумнан ким булса, белдерү кәгазе килми икән. андыйларга салымны өченче елда гына түләргә кирәк булачак. Аларга пени өстәлмәячәк дип тынычландырды Велиева. Шулай ук йортлары 50 квадрат метрдан артмаган кешеләргә дә күчемсез милек салымы килми. Яңа закон нигезендә "Салым түләүче физик затлар өчен шәхси кабинет" ачкан кешеләргә салым түләү өчен белдерү электрон формада җибәрелә. Әлфия ханым шәхси кабинет аша түләүнең бик уңай булуын ассызыклады Бу сервис ярдәмендә салым түләнергә тиешле объектлар турында мәгълүматлар да алырга да, төгәлсезлекләр булса, аныклауны сорап гариза да юлларга мөмкин.Белдерүләр килсә килмәсә дә салымнарны җыярга кирәк. Бу җәһәттән районара инспекция авыл җирлекләренә салым түләүчеләрнең исемлекләрен, җир, транспорт, күчемсез милек өчен түләү күләмнәре, квитанцияләр формалаштыру методикасын җибәргән. авыл җирлекләре сәркатипләренә шуларга нигезләнеп эшне җанландыру кирәклеге искәртелде. Әмма җыелган акчаны 5 көннән дә сузмыйча банкка тапшырырга кирәк.
Ташламаларга ия булган гражданнар, пенсиягә чыгучылар бу хакта салым инспекцияләрен үзләре килеп хәбәр итәргә, гариза язарга тиешләр икән. Ташлама автоматик рәвештә бирелми.
Һәм соңгысы. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан"инфоматлары, физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин.
Онытып торам, үземә дә белдерү кәгазе килмәде бит җәмәгать! Хәзер язмама нокта куям да, салым инспекциясе бүлекчәсенә китәм. Шуны онытмыйк хөрмәтле райондашлар- салымнарны вакытында түләү безнең бурыч. Ә 1декабрьгә санаулы гына көннәр калды.
Илгиз Җамалиев.

Нет комментариев