Лимонны юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр. Аннары лимонны кайнар суда пешереп, салкын суда юалар. Юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.
Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750 г шикәргә 300 г су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар. Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була.
Кайнар килеш банкаларга тутыралар.
1 кг әзер лимонга:
- 750 г шикәр комы
- су — кирәгенчә
Сәламәт булыгыз!
фото һәм чыганак http://kazanutlary.ru/?p=34435
Нет комментариев