Март ае - яз башы. Бу ай элек заманнардан яңа елның беренче ае булып саналган.
Көн белән төн тигезләшкән вакытта, әби-бабаларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең җылы, ихлас теләкләрен күрше-күләнгә, туганнарга юллаганнар. Ә балалар өйдән-өйгә кереп “Нәүрүз” әйтеп, күчтәнәчләр җыеп йөргәннәр.
“Салават күпере” балалар бакчасында да әлеге бәйрәмне үткәрү матур гамәлгә әйләнде. Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан күчтәнәчләрне туганнардан түгел, ә күрше башка милләт дусларыбыздан җыярга булдык. Алар нәниләребезне үзләренең милли ризыклары белән кунак иттеләр. Кызыклы уеннар оештырдылар, балалар да үз осталыкларын күрсәтте. Кыш бабайның гына бирешәсе килмәде. Ул Нәүрүзбикәгә төрле сынаулар үткәрде, җиңел генә үз урынын калдырырга теләмәде. Шулай итеп балаларга әлеге күркәм йоланың бер өлеше тәкъдим ителде.
Оештырылган бәйрәм кичәсеннән балалар канәгать булып, тәмле күчтәнәчләр белән кайтып киттеләр.
Нурфия Галиуллина,
тәрбияче.
Нет комментариев