Үзем белгәннән бирле биредә авылның фельдшерлык –аккушерлык пунктында эшләүче хезмәткәрләр мактаудан төшмәделәр.
Унбер ел элек Кече Әшнәк авылында соңгы заман таләпләренә туры килерлек итеп Дәүләт программасы нигезендә яңа бина торгызганнар. Бүген монда шушы авылда туып үскән кыз Фәридә Хәбибуллина үз халкына хезмәт күрсәтә. Авылдашлары аны үз эшенең чын остасы, тумыштан ук медицина хезмәтен үз итә, дип мактап телгә алдылар аны.
Ә ул кече яшьтән үк укытучы булырга хыялланган. Әмма, мәктәпне тәмамлаган көнне аларга кунакка Норлат шәһәреннән әнисенең туган сеңлесе килеп кызның бөтен уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Ул аңа турыдан-туры Казан медицина училищесына укырга керергә киңәш итә. Билгеле, әти-әниләре дә аны хуплыйлар. Шулай итеп, аңа балалык хыялы турында онытырга туры килә. Кечкенәдән өлкәннәргә булышып үскән кыз биредә дә кимен куймый.
Авылдашлары да кайгыртучанлыгы һәм һәр кемнең сәламәтлеге өчен борчылып йөрүе өчен яраталар аны. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә карасак: " Фаридәбез безнең чын табибә, кайсы гына җиребез авыртсада аның янына йөгерәбез. Ул безне тынычландырып, кирәкле дарулар биреп озатып кала. Аның белән сөйләшеп алсаңда рәхәт булып китә ди ул елмаеп.
Шуңа аның яныннан кеше өзелми. Халык диспансерлык тикшерүләреннән дә читләшми. Әле шуның нәтиҗәсендә ул күпләрнең моңарчы билгеле булмаган куркыныч чирләрен ачыклап, аннан тулысынча арынырга һәм гомерләрен саклап калырга булышкан. Кыскасы, әнә шундый ярдәмчел, кайгыртучан булганга һәр кем ярата, үз итә аны.
Киңәш сорап килүчеләрне дә ул һәр вакыт ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала. Ә инде өеннән чыгып йөри алмаучылар янына үзе барып хезмәт күрсәтә. Аннары хезмәтен җиңеләйтү ниятеннән әле күптән түгел генә үз янәшәсенә ярдәмче итеп Фидания Мирзаеваны алып та зур отыш ясаганнар. Алар икәүләшеп менә шулай авыл халкының ышанычын яулап аларның төп ярдәмчеләре, киңәшчеләре һәм актив булышчыларына әверелгәннәр.
Нет комментариев