Саклыйк, чисталыкка ирешик!
Җәмгыять

Саклыйк, чисталыкка ирешик!

Күптән түгел Гремячка авылында яшәүчеләр һәм җәйге вакытта шәһәрләрдән кайтып торучылар бергәләшеп Чулман елгасы ярында чүп-чарны җыештыру эшләре башкардык.

«Тамчыдан күл җыела» дигәндәй, ул бер арба тулды. 
Вакыттан файдаланып ял итүчеләр белән чисталыкны саклау турында әңгәмә уздырдык. Чисталыкка гел җыештырып  кына ирешеп булмаячагын аңлаттык. Тирә-юньне чүпләмик, табигатьне саклауга бергәләп ирешәсе иде. Ул безнең яшәү чыганагы, шуны онытмыйк!

Кристина Наумова.
 


Нет комментариев